🔥Телевидениягә ничек эләгергә? Ничек ТНВда тапшыру алып баручысы булып китәргә?🔥
Аның үзем сынаган эффектив методикасы бар.
Телеканалга әзерлексез эләгеп булмый, аңа энергетик, психологик һәм менталь дәрәҗәдә әзерләнә башларга кирәк. Ничек соң ул? Бүлешәм👇🏻
🟡Беренчедән, Илшат Әминовның кечкенә генә портретын автомобиль панеленә ябыштырып куегыз. 3әү булса, тагын да яхшы. Машинада да начальник күреп тора икән дигән хис уяна башласын үзегездә.
🟢Икенчедән, булачак коллегаларга ияләнә башларга кирәк. Ким дигәндә, исемнәренә. Шуңа этегезнең исемен Җәвиткә, мәчегезнекен Рафильгә үзгәртү комачауламас.
🔵Телевидение - ул камера алдын эшләү. Камера каршында сөйләргә өйрәнегез. Барыгызның да өйләрендә профессиональ камера юктыр, беләм. Шуңа морозильник камерасыннан башларга мөмкин.
🟣Һәм иң мөһиме! ТНВ ул камил булган татар сүзләре альма-матеры. Үзегезнең сүзлек запасын нәкъ тә ТНВда баручы татар сериаллары өйрәткән сүзләр белән тулыландырыгыз - ТУТЫКАМ, ИЗГЕ АТАКАЙ һ.б...
Менә шушы методиканы кулланып, бер 6 ай чамасы әзерләнсәгез, сез рухи рәвештә ТНВда эшләргә әзер булырсыз. Аннан соң эшкә урнашу техника эше, иң җайлысы. Анысы язып тормыйм.
✨Сорауларыгыз калган булса, языгыз, җавап бирәм.