Танышу тарихы. Азагы. (Башы алдагы постларда)💫 ✨Без синең белән ничәнче тапкыр күрешәбез, хәтерлисеңме? - дип серле генә елмаеп сорап куйды. - Ничәнче булсын, икенче, әлбәттә! - Ялгышасың, өченче… ————————————————————— ✨2008 ел. Җәйге каникуллар вакыты. Дус егет Илнур белән кич чыгабыз. Көн саен диярлек маршрут бер - стадионга кадәр төшәбез дә, кызлар очратмабыз микән, дип бер әйләнәбез дә, өйләргә таралышабыз. Бүген дә әллә кемнәрне очрата алмадык. Кайту ягына атлыйбыз. Гадәттә турыдан гына менеп китәргә ияләнсәк тә, бу юлы: Тукта әле, дим Илнурга, әйдә үзәк аша китик. - Анда урам егетләре була, тыгылмавың хәерле, ди бу. - Булмагае. Каршыга чыксалар, табарбыз җаен. Бәлки кызлар очрап куяр без бәхетсез ике бәндәгә. ✨Чыннан да, ул кичне тел байлыгызны усал малайларга түгел, матур кызларга карата кулланырга язган икән. Барабыз шулай үзәк урамнан. Кайдадыр кызлар көлгәне ишетелә. Колакны торгызам. Әһә, әнә тегеннән килә бугай. Шул якка кызуладык. Утыралар икәү көлешеп. - Сез кемнәр? - Койрыклы җеннәр! - Нишләп утырасыз? - Көлке капчыгын чишеп! ✨Диалогның эчтәлеге мондый ук булмаса да, шаяру, үчекләү катнаш күңелле генә барды, дип хәтерлим. Бераз сөйләшеп утыргач, без кайтабыз, дип бызгый башлагач, озатып куярга булдык үзләрен. Әйтергә онытып торам. Кызларның исемнәре Алия һәм Алинә булып чыкты. Минем күз Алинәсенә төшеп өлгергән иде. Саубуллашыр алдыннан кыюланып номерын сорадым. - Мин сиңа шалтратачакмын әле, көт! - дип куллар болгап, кайтып киттек. ✨Икенче көнне чыннан да шатраттым. Телефон недоступен. Әһә, минәйтәм, ялган номер биргән бу кыз. Мин ошатсам да, мине ошатмагандыр инде, шалтратуымны теләмәгәндер, дидем дә. Бу вакыйганы оныттым… ✨Ә сим-карта телефон номерын онытмаган булып чыкты. «Мин сиңа шалтратачакмын әле, көт!» дип әйткән сүзләремдә тордым бит тәки! 10 елдан соң булса да… ✨Бу тарихны, чынлап әйтәм, мин онытырга өлгергән идем инде. Алинә үзе искә төшерде. Ул кичне белдем - Алинәнең телефон номеры шушы еллар буе минем кул астында гына булган. Номерны миңа төгәл 10 елдан соң гына җыярган язган… ✨Безнең танышу тарихы менә шулайрак булды. Кайсыгыз сорап язган иде әле, «Ничек таныштыгыз», дип? Ышанмасагыз - ышанмагыз. Әмма мин ничек бар шулай сөйләдем😉

Теги других блогов: Тарих Танышу Кызлар