Танышу тарихы. Дәвамы.💫 ✨…экранда исем килеп чыкмасынмы - АЛИНӘ КАСИМОВА… Мин бер мәлгә аптырап киттем. Мин аның номерын телефыныма язмаган идем, ләбаса. Ничек аңларга моны!? Әәә… Теге көнне Ришаттан кызның кем икәнлеген сораганда номерын да алдым түгелме? Хәтерләмим. Шулай бугай… ✨Без күрештек. Аралашып утырдык. Дөресен әйтим, беренче аралашу мине әллә ни тәэсирләндермәде. Алинә артык сөйләшмәүчән булып чыкты. «Бу кыз белән эш пешмәс, артык тыйнаклар белән кызык түгел икән», дип уйлап куйдым. Мин үзем сөйләшергә яраткан кеше буларак, аның аз сүзле булуын үз итеп бетермәдем. Шулай Берәр сәгать «арашлашып» утырганнан соң, таралыштык. ✨Башка күрешмим моның белән! Бер-ике тапкыр гына «ради приличия» язам да, әкренлән «шуармын». Соңыннан билгеле булганча, Алинә дә «бу «тел бистәсе» тагын чакырса, ризалашмаска кирәк» дип фикер ясап куйган. Мин бер-ике көн «ради приличия» яздым. Ул «ради приличия» җавап кайтаргалады. Шуның белән тәмам. ✨Бу вакыйга Яңа ел ялларында барды. Көннәрдән бер көнне мин Казанга китәргә җыендым. Ни сәбәпледер, ул көнне мин Арчаның үзәге аша китәргә булдым. Хотя гомеремдә дә Казанга үзәктән китми идем. Үзәк аша китеп барам, каршыга таныш берәү очрый. Тукта, теге Алинә түгелме соң бу?! Мине таныды. Әллә ничек уңайсыз булып китте. Машинадан гына кул болгаган булдым да, юлымны дәвам иттем. ✨ Үзем барам, үзем уйлыйм: «Теге вакытта җайлап кына юкка чыкты инде бу малай, дип минем турыда начар уйлагандыр инде бу. Кайдан каршыга чыгып тора тагын!? Мине оятка калдырып! Ярар, бер язып аласы булыр» Яздым. Опять же «ради приличия». Әзрәк чирләп киттем дигән булам. Сүз арты сүз. Тагын бер очрашуга чакырганны сизми дә калдым. Монысы да «ради приличия» инде. Начар уйламасын минем турында. ✨Икенче ялларда, ул очрашмыйбыз дип, озак карышса да, очршатык. Бу юлы, ни гаҗәп, сөйләшүебез җайлы барган сыман. Үзе дә ачылыбрак сөйләшә. Миңа да ничектер рәхәт. Тыйнаклыгы үзенә бик килешә икән. Озатып куйдым. Саубуллашканда Алинә: Без синең белән ничәнче тапкыр күрешәбез, хәтерлисеңме? - дип серле генә елмаеп сорап куйды. - Ничәнче булсын, икенче, әлбәттә! - Ялгышасың, өченче… Дәвамы бар➡️

Теги других блогов: тарих танышу Алинә Касимова