Алинә белән танышу тарихы💫
✨2018 ел. Мин ялларга Арчага кайттым. Группадаш Ришатның фатирында 4 егет утырабыз. Сөйләшәбез. Сөйләшү барышында Ришат читтәрәк үзенең инстаграм лентасын актарып утыра. Бер мәлне аның телефонына күз төшеп китте. Телефоны экранында бер мөләем туташның фотосын күреп алырга өлгердем. Мизгелендә үк:
«Тукта!», дим моңа, «Кем бу кыз?»
«Алинә Касимова, элеккеге ГАИ начальнигы кызы», ди бу.
✨«Кая, карыйм әле фотосын җентекләп», дип, Ришатның телефонын кулга алам.
Чибәр күренә. Әхә, минәйтәм, ГАИ начальнигы кызы булгач, бик «высокомерный» инде бу. Ярар, мондый «фифочка»калар белән сөйләшә беләбез без. Язып карыйм әле моңа, дип уйлыйм үзем. Бик масайса, үзен төп башына да утыртып куярмын әле…😎
✨Өйгә кайткач, үземнең инстаграмнан эзләп таптым моны. Аккаунты ябык. Запрос җибәрдем. Үзе «подтверждать» итмичә язып та булмый. Башка фотоларын да күрәсе килә. Көтәм, көтәм… Ул көнне дусларга алучы булмады😏
Икенче көнне дә, өченче көнне дә. Ә минем аның белән элемтәгә керү теләге тагын да арта. Шуның белән бергә кызкайның «кәттәбикә» икәнлегендә ышаныч та.
✨5нче көнне, ни хикмәттер, кабул итте бу минем запросны. Кереп фотографияләрен тикшерәм беренче чиратта. Әллә ни күп түгел. Гомумән, һәр адымын, һәр ашаган ризыгын инстаграмга элеп баручы «инста-чика»га охшамаган бу. Артык масаючан кызга да охшамаган. Киресенчә, тыйнак кыз булып күренде. Минем кәеф тә кырылды әле баштарак. Янәсе, мин уйлап куйган образ белән бер дә чагышмый… Кемне төп башына утыртам соң мин хәзер?🤔
Ярый, мин язарга булдым. Нәрсә дип язганны хәтерләмим. Җавап килде. Сүз арты сүз китте. Үзем язам, үзем һаман да минем белән язышкан кеше мин иң башта уйлаган образдан нык аерыла икәнен аңлыйм. Берничә көн шулай языша торгач, мин очрашуга чакырырга булдым. Тиз генә ризалашмаса да, баллы телем белән (все таки алып баручы😉) күндердем мин моны очрашуга. Безнең аралашу инстаграмда гына барганын әйтеп куйыйм. Очрашыр алдыннан телефон номерын сорап алдым. Очрашуга килеп җиттем. Машинада утырган килеш җибәргән номерны җыеп, «Позвонить» дигән төймәгә басам… (Әйтергә кирәк, номерны мин алдан саклап, исемен язып куймаган идем) Шалтрату төймәсенә басуга, экранда исем килеп чыкмасынмы - АЛИНӘ КАСИМОВА…
Дәвамы бар...