"Вконтакте" дигәннән...😉
Инстаграм ябылып, онытылып баручы ВКны актара башлагач, хәтерләр яңара башлады бит әле...
Яшьлекнең кызык һәм рәхәт чаклары шул "Вконтакте" белән бәйле иде, ләбаса.
Тормышның икенче виртуаль чагылышы, диимме соң ул чакның. Инстаграмнан кәттәрәк иде ул. Билләһи!👌
"Вконтакте"да исемдә калганнар:
Аватарка!
Вәт аватарка зур роль уйный иде анда! Берәрсе еллар буе аны алыштырмый торып, кинәт яңасын куйса, зур вакыйга белән тәбрикләгән сыман, котлыйлар иде ул кешене.
Кайбер имансызлар авага үз сурәтләрен куймыйлар иде. Особенно кызлар! Үзенең фотосы урынына берәр чибәр актрисаныкы торса, шик дәрәҗәсе 70 level'га җитә. "Тәк🤔... Бик сөйкемле түгелдер инде бу кызый", - дигән уйлар килә иде беренче булып.
Рейтинг.
Шул аватарка астында рейтинг дигән әйбер бар иде, хәтерлисезме? Хаҗәте никадәр булгандыр, тик кайбер оста "вконтактер"лар шуны тутырырга тырыша иде. Голослар сатып алып. Шул "голос"ларга бүләкләр дә ясап була иде әле. Берәр кызга шундый бүләк ясасаң, син кәттә инде, малай...😎
Онлайн.
Менә шәп функция! Кемнең хәзер сайтта утыргагын һәм ничәдә чыгып киткәнен карап була.
Йөрешкән егет-кызларга ачуланышыр өчен шәп инструмент иде инде ул! Шул "онлайн"га карап, "Төнлә ник йокламадың?, Кайда йөрдең?, Кем белән сөйләштең?" кебек сорауларны хәтерлисездер, ә?...😉
Мошенниклар.
Оооо! Мошеннникларга иң бай челтәр ВК иде, без сүзов! "Якын туганым үлде - акча кирәк", "100 тәңкә генә биреп тор" ише хәбәрләрне гомер аралашмаган кешеләр дә җибәрә башлауга аңлый идем эшнең нидә икәнен. Икенче көнне "Меня взломали" дигән статус куя теге кеше. Мин үзем татарча язып карый идем андыйларга. Аккаунты татар кешесенеке - ә теге минем сорауга ни "Ә", ни "Ү". Тотыла бу!
Ренат Галиәскәр @renat_galiaskar баклажан 🍆 сурәтләре җибәрергә ярата иде аларга нигәдер….
Музыка.
Яңа чыккан җырларны түләүсез тыңларга "Вконаткте" өйрәтте инде безне. Кайберәүләр көне буе музыка тыңлар өчен генә кереп утыр иде бугай анда. Флешкага салып, машинада тыңлап йөрер өчен "ВК"дан музыка "качать итеп булмый бит. Аның да җае бар - махсус программалар аша шалт итеп эшләнә иде ул. Менә шул программаларның тикшерелмәгәннәрен куям дип, мошенникларның кулларына эләккәләде дә инде күпләрнең парольләре...
Фотография.
Инстаграмга кеше фотоларны сайлап кына куя шул. Ә "Вконтакте"га.... Альбом ясыйсың да, оптом-илләһи бәрәсең! Карап утыручы үзе сортировать итсен! Анысы минем проблема түгел🙃
Фотографияләр бик күп кертелә иде. Әле берәр дискотекага барып кайтсаң, мине дә төшереп куймаганнар микән, шул дискотеканың төркеменә кереп эзлисең. Табасың. Ә анда синең иң неудачный фотографияң...
Менә шул фотографиләрнең күплеге белән кәттә иде инде "ВК". Анда кешенең чын тормышына якынрак күренешне чамалап була иде. Инстгарам бигрәк "вылИзанный" бит!
Мин фотографияләрне күбәрәк үземнең группага салып бардым. Кәттә DJ булып йөргән чакларда минем үз төркемем бар иде, әйе! 2011 елдан бирле алып барганмын. 2016 елда туктатканмын. Шуны карап чыктым әле. Эх... Ностальгия яше чүт күздән бәреп чыкмады.
Менә шул төркемдәге берничә фотография⬇
Мин хәзер бу төркемнең стенасын чистарттым. Кул авыр күтәрелде, конечно. Күпме тарих бит...
Алкогольсез чараларга багышланган төркемне шунда күчереп ятыш. Инстаграм бөтенләйгә бетеп куйса, шунда барсын дим.
Инстагармда тырышып https://www.instagram.com/halaleventsadyrov/аккаунтын алып барган идем бит.
Төркемнең фотографияләренә әле тимәдем әле. Аларын архивлап куясы бар. Атна ахырына "удалять" итәм 18 альбомны😔 Әлегә кереп кара чыга аласыз. Айваз Садыров - ведущий безалкогольных событий
Язылып куйсагыз да була. Никахлар, хәләл мәҗлесләр турында шунда язып барачакмын. Планыгызда әле булмаса, бер кирәге чыгар.