Барысы да хәерлесе белән булачак.
Без моменттагы вәзгыятьне анализлыйбыз да, киләчәкне соры төсләрдә күрәбез. Тик бик еш тормыш агышы киресен исбатлый.
Үземнең 2020 елны искә төшерәм.
Ел башы ук кардиналь үзгәрешләрдән башланды.
Февраль аенда "Татар радиосы"ннан киттем. Зур максатлар корып, нәрсә эшләячәгемне белеп китсәм дә, пандемия барлык планнарымны челпәрәмә китерде. Минем тагын бер параллель юнәлеш - мәҗлесләр алып бару өлкәсенә таяну мөмкин дә түгел иде. Ул һәм аңа охшаш өлкәләр иң беренчеләрдән булып тукталды.
Гөнаһ шомлыгына каршы, фатирда ремонт та башлаган идем. Мондый яңа бәяләр, яңа "доход" белән аны да тәмамлап бетереп булмас тоелды.
Бар дөньясы үзгәрде. Тормыш пандемиягә кадәр һәм пандемиядән соңга бүленде, диештек һәммәбез дә. Әле шуңа өстәп, өйләребездә ябып куйдылар барыбызны да.
Ремонтка дигән акчаны нишләтергә? Алдагы көннәрне кайгыртып, запаска калдырыргамы, әллә тәвәкәлләп ремонт ясый башларгамы?
Ни булса, шул булыр дип, без хатын белән Арчага кайтып киттек.
Фатирдагы ремонтны әкрен генә эшли башланды. Ул вакытта төзелеш кибетләрен берәм-берәм кертеп, эшләтә башлаганннар иде, хәтерләсәгез.
Ул чакта ниндидер курку да бар кебек, ни хикмәт - күңел тыныч булды. Аллаһның рәхмәте белән Рамазан аена туры килде пандемиянең бер өлеше. Ул айда күбрәк Ислам нигезләрен өйрәнергә насый булды. Башка елларда вакыт җитмәсә, бу юлы аннан күп нәрсә юк иде.
Шул вакыт күплеге миңа да, башка бик күпләргә дә тормыш кыйммәләре турында уйланырга, приоритетларны билгеләргә ярдәм итте, дип беләм.
Җәй урталарын панемия чараларын җиңеләйтә башладылар. Акрын гына "тагын бөтенләйгә ябып куйганчы өлгерик" дип кечерәк никахларын уздырырга теләүчеләр барлыкка килә башлады...
Нәтиҗәдә, ул елның август аеннан алып ел ахырына кадәр андый чаралар алдагы елның тулаем 12 аенда булган саннан артып китте!
Фатирдагы ремонт җәй уртасында тәмам булды. Анда күченергә дә була иде.
2020 елның август аенда мине күңелемә, ниятләремә, принципларыма туры килгән "Тәртип" радиосына чакырдылар. Яңа фатирга, яңа эшкә дип без янәдән Казанга юл тоттык.
Иң мөһиме, шул елны без хатыным белән Газизәбезне көткәнебезне белдек.
Елның азагын бик уңышлы каршыладык. Бәлки алдагыларына караганда да уңышлырактыр әле.
Шулай ук ул ел күп нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде.
Күргәнегезчә, шактый куркыныч, билгесез, шомлы башланган ел минем өчен, гаиләм өчен киресенчә, уңышлы булып чыкты.
"Дөреслектә, һәр авырлыктан соң җиңеллек килер", дигән Хак Тәгалә. "Бәндәмә күтәрә алмас авырлыклар бирмәм", дигән шулай ук.
Җиңеллек һичшиксез килер, иншәАллаһ! Якты көннәр безне көтә!